Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тамара Муханова: Дөньяга тагын бер керәшен туды

«Керәшенчә марафон»да катнашкан Тамара Муханова күп балалы ана булды.

Тамара Муханова (кыз фамилиясе Макарова) тумышы белән Питрәч районы Кәвәл авылыннан, хәзерге вакытта гаиләсе белән Казанда яши. Урта мәктәпне тәмамлауга, 16 яшеннән бирле мәктәптә эшли.
Ире Владимир белән ике матур кызлары янына, малай алып кайттылар. 13 апрель иртәсендә Тамара 3 бала анасы булды. 

"Дөньяга тагын бер керәшен туды! Ике кыздан соң малаебыз бар. Әбиемнең әтисе исемен кушабыз, Алла боерса. Архип булачак. Керәшен булуым белән горурланам, балаларыма да үзләренең керәшен булуларын аңлатып үстерергә тырышам", – дип шатлыгы белән уртаклашты ул.  
 

Тамара белән Владимир Мухановларны чын күңелдән котлап, бәхетле һәм сәламәт тормыш телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев