Тамара Баһаветдиновага медаль бирелде
Хәбәрләр

Тамара Баһаветдиновага медаль бирелде

Әлеге медаль Татарстанны үстерүгә зур өлеш керткән, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары булган, республика авторитетын арттыруга ярдәм иткән кешеләргә бирелә

Республика керәшен оешмасының Түбән Кама төбәге “Керәшен” этнографик үзәге җитәкчесе, шәһәрнең өч базар комплексы генераль директоры, Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре Тамара Баһаветдиновага «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале бирелгән. Бу турыда Түбән Кама районы керәшеннәрнең ВКонтактедагы рәсми төркемендә хәбәр ителә.


Нет комментариев