Сәйтәктә “Мы-кряшены” дип аталган түгәрәк өстәл узды
Хәбәрләр

Сәйтәктә “Мы-кряшены” дип аталган түгәрәк өстәл узды

Чараның кунагы - “Кряшен чибяре” катнашучысы Ксения Александрова.

Менделеев районының Сәйтәк авылында балалар һәм яшүсмерләр өчен “Мы-кряшены” дип аталган түгәрәк өстәл узды.

Аны “Кряшен чибяре” бәйгесенең быелгы катнашучысы – Ксения Александрова уздырды.

Ул бәйгедә катнашу тәҗрибәсе, үзенең уй-фикерләре һәм хисләре белән бүлеште. Түгәрәк өстәлгә килүчеләр дә аңа үзләренең сорауларын бирә алды.

Соңыннан Менделееев шәһәренең “Юность” кинотеатры вәкиле Ксениягә сувенирлар һәм истәлекле бүләкләр бирде.

Фото


Нет комментариев