Зәй районының авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында «Сәламәтлек-2021» Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча финал ярышлары узды
Зәйдә спорт-сәламәтләндерү комплексында авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында «Сәламәтлек-2021» Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча финал ярышлары узды. Анда Сәвәләй, Чыбыклы, Аксар, Бигеш, Баграж авыл җирлекләре командалары очрашты. Уеннар әйләнеш системасы буенча узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Сәвәләй авыл җирлеге - җиңүче, икенче һәм өченче урыннарны Баграж белән Чыбыклы авыл җирлекләре бүлеште. Бигеш авыл җирлеге -IV, аксарлылар V урында.
Нет комментариев