Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Светлана Максимова: "Кряшен чибяре – 2005" конкурсында җинүче булырга үҗәтлегем булышты”

Светлана үзенең 2005 елдагы истәлекләре белән уртаклашты.

 – Мин Шәдче урта мәктәбенең 9 классын тәмамладым. Мамадыш шәһәренә күченергә әзерләнеп йөргән чагыбыз. Июнь аенда миңа 15 яшь тулды. Шул вакытта, Җөри авылында Питрау бәйрәмендә үткәрелә торган "Кряшен чибяре" конкурсында катнашырга булдым. Мамадышка күчкәч, әзерләнергә беркем дә булышмаячагын төгәл белә идем. Шулай да, "Хәзер катнашсам – катнашам, аннарыга калгач, юк инде", дип, тәвәккәлләдем. Конкурсның барлык этаплары, нечкәлекләре турында "Туганайлар" газетасында гел язып  тордылар. Үзем турында сөйләү, керәшен киемнәрен тәкъдим итү, бәйрәм-йолаларны күрсәтү – минем өчен проблема булмады, чөнки кечкенәдән боларның барысын белеп үстем. Ә менә иҗади конкурс булуыннан бераз куркып калдым. Алдагы елларда, Кряшен чибяре титулына керәшен җырларын иң матур итеп башкарган кызлар ия була иде. Минем тавышым белән ерак китеп булмас, дип, мин үземнең бию осталыгымны сынап карарга булдым. Безнең авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Альбина апага мөрәҗәгать иттем. Без ул чорларда гаилә белән Валерий Шрыковның кассетасын тыңлый идек. Анда аның "Тихо гуляй, мой милай!" җыры – минем иң яраткан җырларымның берсе. Шул җырны бию өчен сайлап, шәп кенә номер да куйдык.

Шулай итеп, үземнең үҗәтлегем, тырышлыгым, конкурста җинүче булырга ярдәм итте, – дип сөйләде Светлана Максимова.

 

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев