Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шулай бервакыт Яңа елда булган маҗара: Югалган йөзек

Кукмара районының Үрәсбаш авылында яшәүче Любовь Павловадан Яңа елда булган могҗиза.

Яңа ел һәркемгә дә саулык, илебезгә иминлек, муллык алып килсен. Укучыларыбыз, сынап карыйк, елан елы кемгә нинди уңыш китерер, бәхет капчыгын чишәрме?

— Могҗиза дигәннәргә мин балачакта ук ышанмый идем. Шулай да ышандырды бит тормыш. Югалган йөзегемне шактый озак эзләргә туры килде. Бер җирдән дә тапмагач, өметем өзелде. Яңа елга каршы төндә төшемә мине тәрбияләп үстергән әнием (әбием) керде. Ак күлмәктән, ак яулык япкан әнием миңа төбәлеп, югалган йөзегем турында сөйли:

— Кызым, син матур гөлләр үстерәсең, алар арасында ятмыймы йөзегең? — ди. Шуннан соң үзе каядыр юкка чыкты.

Иртән торгач та бу төш турында озак уйланып йөрдем. Яңа ел иртәсендә гөлләремә су сибәм дип тәрәзә каршына килсәм, йөзегем бегония гөле төбендә ялтырап ята. Бу табышка сөенүләр! Моны Яңа ел могҗизасы димичә ни диярсең?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев