Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шулай бер чак яңа елда...

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында шатлыклы вакыйгалар да күп була, кайгылылары да очрап тора. Алар, күңелдә уелып, хәтер сандыгына салына. Карендәшләребез дә истәлекләре белән уртаклаша.

Хәтеремдә: миңа ике-өч яшь булгандыр, җиде төн уртасында әни уятып: «Кызым, тор, күрмичә калдың инде, өйгә Кыш бабай кергән иде, сине дәү, матур, акыллы кыз булып үссен дип теләде, менә күчтәнәч тә калдырды,» — дип, кулыма олы пакет тоттырды. Ә анда ниләр генә юк: йомшак уенчык куян, мандарин (хәзер дә әлеге җимешне кибеттә күргән саен шул серле төн искә төшә), конфет, прәннекләр... Үскән саен Яңа ел төнендә ул юмарт, бәхет-шатлыклар гына алып килә торган, хикмәтле бабайны үз күзләрем белән күрәсе килеп, Чыршы төбендә саклап утырсам да, ул әти-әни белән генә сөйләшеп чыгып китә иде. Беренче сыйныфта укыганда, Чыршы бәйрәменә әни мине Кремль итеп киендерде. Кесәдәге батареяны чыбыкларга ялгап куюым була, башня-башлыгымдагы йолдызда ут яна, түшемдәге сәгать курантлардай суга башлый. Шаккаттылар. Шигырь дә сөйләдем. Беренче урынны алдым. Кыш бабай мине бик мактады. Бу, әлбәттә, минем күңелгә хуш килде, аның отличникларны, үрнәк тәртиплеләрне, җәмәгать эшендә актив катнашучыларны аеруча яратуын аңлап алдым. Гомерем буе шундый булырга омтылдым.

1988 елның 30 декабрендә Степан белән туебыз булды. Җырлы-биюле керәшен туе — үзе бер тамаша. Ябалактай ап-ак карлар яуган ул сихри кич әкияттәге кебек истә калган.

...Кунакханәнең бишенче катында кечкенә генә бүлмәдә өчәүләп яшәп ятабыз. 1992 елны каршылаганда Степан хыялдагы йортының рәсемен ясап куйды. Ике катлы коттедж. Ссуда алдык. Акчаны кая куярга? Ул вакытта илдә үзгәртеп кору еллары, кибетләрдә шар тәгәрәтерлек, берни юк. Степан эшендә төсле телевизор откан. Товар булып торып торсын, бәлки сатарбыз, төзү материалларына алыштырырбыз дигән уй да бар. Тартмасыннан чыгарды, тоташтырды. Ул арада Алисабыз яслесендә торып баскан, авызыннан соскиен тартып алды да, телевизорга карап: «Матю-юй», — диде. Матурлыкны сабый да аңлый шул.

Тиздән безгә бер бүлмәле фатир бирделәр. 1994 елның декабрендә ләкләк гаиләбезгә икенче кызыбызны калдырып китте.

Мамадыш, Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев