17 август көнне Теләче районында Театраль сабантуй үткәрелгән.
Оештыручылар — ТР Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Теләче районы хакимияте. Әлеге чарада Татарстан Республикасының барлык театрлары да катнаша. Быел Сабантуйда Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Алмаз Фәтхуллин, Минзәлә театры артисты Нәфис Гайфуллинны җиңеп, батыр калган.
Теләче районы Субаш авылы керәшеннәре дә Театраль Сабантуйда катнашкан. Игътибарыгызга фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Нет комментариев