Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Студент тормышы: тулай торак яки квартира?

Студент еллары – гомернең иң якты һәм кызыклы чорларыннан берсе. Син чиксез күп кешеләр белән танышасың, югары белем аласың һәм, әлбәттә, яңа дуслар табасың. Студент тормышы ул – йокысыз төннәр, баш күтәрмичә уку, кичәләр һәм, иң мөһиме, мөстәкыйль тормыш...

Туып-үскән авылыңнан шәһәргә килгәч, барлык проблемаларны да үзеңә хәл итәргә туры киләчәк. Әти-әниең янында яшәгәндә үзеннән-үзе хәл ителгән мәшәкатьләрнең барысы да хәзер инде синең җилкәңә өелә. Шундый хәл ителергә тиешле мөһим мәсьәләләрдән берсе – студентның укыган вакытта яшәү урыны.

Әти-әни оясыннан аерылып, башка шәһәрдә төпләнү бик авыр. Үз мисалымнан чыгып шуны әйтә алам – студент тормышы минем башымнан да узды. Казанда квартирыбыз булуга карамастан, беренче курста укыганда тулай торакта яшәргә уйладым. Казан Федераль университетына укырга кергән барлык студентларга шушы уку йорты карамагындагы иң яхшы капусларның берсе булган Универсиада авылында урын бирелә. Озак уйламыйча, мин анада яшәргә булдым. Монда һәр бүлмә аерым бер квартира кебек. Әмма шушы бер бүлмәле «квартира»да сиңа өч, яисә дүрт кеше белән бергә яшәргә туры килә. Ә дүрт бүлмәгә – аерым бер аш әзерләү урыны. Шунда ук ашарга да була. Шул кухнядагы бер плитәдә ундүрт ач студентның берьюлы ашарга пешерүен күз алдына китерүе дә кыен. Ул электр плитәсендә су кайнап чыкканчы гына да 40 минут вакыт кирәген дә хәтердә тотарга кирәк.

Универсиада авылы университеттан бик ерак урнашкан. Төне буе гитара уйнап, җырлап чыккан күршеләргә зур «рәхмәт» әйтеп, йокыңны «туйдырып» торасың. Дүрт кыздан – туалетка, ваннага һәм бизәнеп-ясану өчен бер көзгегә чиратта торып, көч-хәл җыенуы да бер кәмит. Иртән беренче “пара”га барып җитәр өчен бер сәгать вакыт китә. Студентлар белән шыгырым тулы автобуста исән-сау барып җитү – үзе бер җиңү.

Бөтен тулай тораклар да Универсиада авылы кебек түгел! Кайсы да булса тулай торакка урнашканчы, анда яшәү тәҗрибәсе булган студентлар белән аралашырга киңәш итәр идем. Тәҗрибәле студентлар кайсы да булса бер тулай торак турында күбрәк сөйли алырга мөмкин, шуннан соң сайлау җиңелрәк булачак.

Әмма шулай да, теләсә нинди тулай торакның да уңай яклары бар. Ул уңай якларның иң беренчесе – очсыз бәя. Студент өчен бу – бик мөһим.

Танышым, Мамадыш кызы Вероника Биктяшева Чаллы дәүләт педагогия университетының беренче курсында укый. Яр Чаллы шәһәрендәге тулай торакта яши.

– Тулаем алганда, тулай торакта яшәү миңа ошый. Монда шартлар начаррак булыр дип уйлаган идем. Әйе, беренче вакытта авыррак булды, ничектер, гадәти түгел иде. Бүлмәдәш кызлар яхшы булгач, тиз ияләштем. Алар белән тиз арада уртак тел таба алдым. Бергә укыйбыз, бергә йөреп керә, вакытны күңелле итеп үткәрә алабыз. Тулай торакта тиешле уңай шартлар булмаса да, монда яшәргә мөмкин дип саныйм. Безнең бина университетның күршесендә диярлек, бу иң зур плюс, – дип сөйләде булачак укытучы Вероника.

Яр Чаллы шәһәрендә тулай торактагы бер урын өчен елына 8 мең сум түләргә кирәк, ә Казанның Универсиада авылы елына студентка 16 мең 200 йөз сумга төшә. Әлбәттә, бу бик арзан бәяләр. Студент өчен менә дигән! Арендага кваритира алып тору күпкә кыйммәтрәккә чыга.

Танышларымның тагын берсе – Станислав Архипов Казан авиация институтын быел тәмамлады. Дүрт ел уку дәвамында ул фатирда, ягъни хуҗасыннан арендага алып торган квартирда яшәгән.

– Тулай торакта яшәмәдем, квартирда 2 кеше тордык. Минем өчен бу иң уңайлы вариант булды. Үз тәртибең, үз кагыйдәләрең. Беркем комачауламый, үз көеңә рәхәтләнеп яшисең инде. Теләсә кемне кунакка дәшәсең, теләсә кайчан кайтасың. Бер сүз белән әйткәндә, тулы ирек. Әмма шулай да, хәзер квартир бәяләре дә бик кыйммәт, табуы да кыенрак, – дип сөйләде Стас.

Арендага квартир алу, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү – барысы бергә, якынча, 30 мең сум. Шуңа күрә дә Стас икенче курстан ук эшли башлаган, әмма бу аңа бернинди кыенлыклар да тудырмаган. Квартирда яшисең килсә, эшләргә кирәк. Ә бит бөтен студентның да уку белән эшне бергә алып барырлык мөмкинлеге булмый. Ул чагында тулай торакта яшисең инде.

Ә вакытлыча яшәп тору өчен студентка квартир эзләп табу кыенмы-җиңелме? Хуҗа кеше, тыныч күңел белән, үз квартирын яшь арендаторларга ышандырып калдыра аламы?

– Студентларга арендага квартирны бик кыенсынып, шикләнеп кенә бирәләр дип беләм. Бөтенебез аңлый инде. Әле кичә генә әти-әнисе белән яшәгән бала тулысынча мөстәкыйль тормыш алып барырга өйрәнмәгән. Яшьләрнең яшәү образы да үзенчәлекле, музыка уйнатулары, кунаклар алып кайтулары күршеләрдә дә тискәре караш уятырга мөмкин. Алай да, кешесеннән тора инде. Әмма шулай да, студентка квартир табуы кыенрак дип уйлыйм, – дип сөйләде Казанда арендага квартир юллау белән шөгыльләнүче риелтор Эльвира Минникеева.

Студентларга кайда торуы уңайлырак һәм яхшырак? Бу сорауга төгәл генә җавап юк. Һәр кеше үзенчәлекле. Бер студентка тулай торактагы актив һәм аралашуларга бай тормыш ошаса, икенчесенә тормыш төн уртасында гына башлана торган «общага»да яшәү, андагы темпка ияләшү кыен булачак. Әмма чын студент тормышы тулай тораксыз була алмый. Шулай булгач, яшь студентлар, сезнең өчен – туп-туры тулай торакка юл!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев