Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сөт, эремчек, каймак – Ермаковларда барысы да бар!

Җәйнең бик кызу һәм матур көннәренең берсендә Зәй районына командировкага бардык. Шунда Кабан-Бастырык авылында яшәп, үз гаилә фермаларын тотучы Анастасия һәм Юрий Ермаковлар белән таныштык.

Түбәсе көрән калай белән тышланган матур ак өй янына килеп туктадык. Каршыбызга өйнең хуҗабикәсе Анастасия Ермакова чыкты. Ире Юрийның Зәй шәһәренә эшкә киткән вакыты иде. Шуңа күрә гаилә фермасы турында Анастасия түти үзе сөйләде.

Ермаковлар безнең кебек “кунак”ларга ияләшкән инде. Аларның гаилә фермасы – Татарстандагы үрнәк фермаларның берсе. Үрнәк фермага “экскурсия”гә еш киләләр. Фермаларын журналистлар да, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр дә, авыл җирлеге җитәкчеләре дә күреп киткән. Биш ел элек Анастасия белән Юрий Ермаков кече фермалар төзү программасы буенча 200 мең сум күләмендә акча алганнар. Эшне өч сыер белән башлап, бүген сигез савым сыерына җиткергәннәр. Авыл кешесе өчен 200 мең сум күләмендәге субсидия зур ярдәм инде ул. Әмма бу программаның кимчелекләре дә юк түгел. “Программа буенча биш ел буе сигез сыер асрарга һәм баш санын шуннан киметмәскә кирәк. Сарае да сигез сыер өчен төзелә. Биш елда сыер бозаулый да бит ул. Бозауларның бер төркеме үскәндә, икенчеләре туа. Малны кая куярга белеп булмый”, – ди хуҗабикә программаның уйланып бетерелмәгән яклары турында.

Савылган сөтне эшкәртеп баралар. Каймак, эремчек, май ясап саталар. Зәй районының – Дүрт Мунча, Түбән Биш, Тукай районының – Җәйләү, Ерыклы авылларында, Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй шәһәрләрендә үз клиентлары бар. Бер атнада аларны Зәйдә көтсәләр, икенчесендә сатучылар Яр Чаллыга баралар. “Атна башында заказ биреп куялар. Атна ахырында заказларны әзерли башлыйбыз. Сөтнең өч литрын – 100 сумнан, ә каймакның ярты литрын 200 сумга сатабыз. Шәһәрнеке белән чагыштырганда безнең бәяләр өч тиен инде ул”, – ди Анастасия түти. Яңа клиентлары да табылып тора. Без сөйләшеп утырганда да Анастасия Ермаковага сөт, каймак сорап шалтыратучылар булды.

“Эшне башлаганнан бирле сөт ризыкларыбызны, итебезне яратып алдылар, тәмле диләр. Итнең, сөтнең тәменә малга ашаткан ризык та тәэсир итә. Он белән печәндә генә тотсак, икенче төрле булыр иде ул. Без малларга төрле яшелчә дә, алма да пешереп ашатабыз”, – ди ул. Ермаковларның көне иртәнге дүрттә башлана. Бу вакытта малларны карыйлар, сөт савалар. Сөт саву өчен аппаратлары да бар. Бишләрдә сыерларны чишмә янына арканлап куялар. Һәрбер эшнең дә үз вакыты, сәгате бар. “Малларның режимын бозарга ярамый, – ди Анастасия түти. – Вакыты үзгәрсә, сөте дә үзгәреп куя”. Шуннан соң башка эшләрнең вакыты җитә. Хуҗалыкта тагын бозаулар, йөзләп тавык бар. Быел унөч күркә алганнар. “Күркә үстерергә күптәннән кызыгып йөри идем. Интернеттан киңәшләр карый-карый үстерәбез”, – ди ул. Кичке алтыларда сыерларны алырга баралар. Кичке җиделәр тирәсендә яңа савылган сөт алырга дип, клиентлары килеп җитә. Иртә белән дә җидегә киләләр икән.

Озак та үтмәде, ире Юрий Ермаков та кайтып төште. Ул “Горгаз”да слесарь булып эшли. Моңа кадәр унҗиде ел урманчы булып хезмәт иткән. Юрий дәдәй Кабан-Бастырыкның  газ кертелгән – сиксән ике һәм Дүрт Мунчаның шундый ук йөз кырык ике йорты өчен җаваплы. “Юрий авылыбыз депутаты да. Йортыбыздан авыл кешесенең өзелгәне юк. Я бу, я теге эшкә ярдәм яисә киңәш сорарга киләләр”, – ди хатыны. Үзе “Восток” агрофирмасында сыер савучы булып та, ашханәдә пешерүче булып та эшләп алган.

1975 елгы Анастасия Ермакова Кабан-Бастырыкка Тукай районының Җәйләү авылыннан килгән. Әнисе Тамара Кабан-Бастырыкныкы булгач, Анастасия гел кунакка килеп йөргән. 26 ел элек бу авылда килен булып калган. Юрий дәдәй белән ике бала үстергәннәр – Евгений белән Светлана. Бүген балаларның икесе дә Яр Чаллыда яши. Уллары – инженер, ә кызлары фельдшер-нарколог булып эшли. Ялларында әти-әнисенә булышырга кайталар. “Кечкенәдән балаларыбызга йокы булмады. Сабый вакыттан ук эшкә өйрәнеп үстеләр. Бүген бер генә дә белмәгән эшләре юк”, – ди әниләре.

Анастасия түти белән бакчаларын да карап чыктык. Бәрәңге бакчасы буйлап алма, груша, слива, кара бөрлегән, кызыл һәм кара миләш куаклары үсеп утыра. Кайберләрен питомниклардан алып утыртканнар. Агачларның төпләрендә “приствольный круг”лар ясалган. Анастасия Ермакова сүзләренчә, һәрбер агач төбендә дә “приствольный круг” булырга тиеш. Шунда агачларны туендыра һәм саклый торган “мульча” салына. Бакча артларында инеш бар. Шунда гаилә һәм туганнар белән ял итү урыны ясаганнар. Бакчалары җиләк-җимешкә, яшелчәгә, матур чәчәкләргә күмелгән. Хезмәт сөюче кешеләрнең йорт-җирләре шундый була инде ул.

Бакчалары артында – биек таулар. Тау итәгендә тәмле җир җиләге үсә. Тау башында сарык көтүен күреп алдым. Сарыклар авылдагы бер фермерныкы булып чыкты. Ул 200ләп сарык асрый икән.

 Гаилә фермасы тотучылар хәзер беркемне дә артык гаҗәпләндерми. Тырыш һәм тәвәккәл булсаң, бернинди киртәләрсез, дәүләт программасын кулланып, үз шәхси эшеңне башлап җибәрә аласың. Әмма ул программаларны кулланучылар гына аз. Көн-төн мал арасында ятырга атлыгып тормыйлар. Кабан-Бастырыкта да авылда калырга теләгән яшьләр юк. Ермаковлар кебек тагын дүрт гаилә бар. Калганнары – олы яшьтәге кешеләр, “дачник”  пенсионерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев