Шрыковлар гаиләсендә зур сөенеч
Хәбәрләр

Шрыковлар гаиләсендә зур сөенеч

Алар икенче тапкыр әти-әни булганнар.

Яңа ел алдыннан тагын бер керәшен гаиләсе ишәйде. Эльмира һәм Игорь Шрыковлар гаиләсендә икенче бала туган. 

Бала 14 декабрь көндез дөньяга килгән. Әти-әнисе аңа яңгырашлы исем сайлаган, баһадирга Лев дип кушканнар.

Бүгенге көндә бала да, әни кеше дә үзен әйбәт хис итәләр.

Шрыковлар гаиләсе 3 яшьлек кызлары Каринаны үстерәләр. Ул да апае тууга бик шатланган.

Шрыковларны сөенечләре белән тәбриклибез һәм Левка сәламәт, акыллы бала булып үсүен телибез.
 


Нет комментариев