Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Социаль фонд йөкле хатын-кызларга һәм балалы гаиләләргә пособиене вакытыннан алда күчерә

Татарстанның Социаль фонды вакытыннан алда – 1 сентябрьдә – 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие күчерәчәк.

Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Моннан тыш, графиктан ике көнгә иртәрәк республика халкы беренче бала тууга бәйле рәвештә түләүләрне, чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрнең баласына һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга пособиеләрне алачак (элек билгеләнгән түләү).

Вакытыннан алда түләү акчаларны күчерүнең бердәм көне – айның 3 нче числосы – сентябрьдә якшәмбегә туры килү белән бәйле, дип аңлатты Татарстан буенча Россиянең Берләшкән социаль фонды идарәчесе башлыгы Эдуард Вафин.

1 сентябрьдә Татарстанда 211 меңнән артык балага пособие күчереләчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев