Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сочида узган "Данс Академия" конкурсында керәшен биюен башкарган коллектив Гран-при яулады

Коллектив Сочи шәһәрендә булган "Данс Академия" халыкара хореографик сәнгать конкурсында катнашты

Менделеввск районының "Шаян" бию коллективы 8-14 август көннәрендә Сочи шәһәрендә узган "Данс Академия" халыкара хореографик сәнгать конкурсында катнашкан. Бу турыда "Менделеевск яңалыклары" ВКонтакте төркемендә хәбәр ителә. Коллектив жюри хөкеменә ике композиция тәкъдим иткәннәр. Беренчесе "Болында" дип аталган удмурт биюе. Икенчесе керәшен биюе булган. Ул номер  "Кырау куу" дип аталган.

– Жюри халык хореографиясенең шундый дәрәҗәдә башкарылуыннан соклану хисләрен белдерде. Грамоталы куелыш һәм композицияләрнең сюжетлары югары бәяләнде, алар безнең халыкларның традицияләрен һәм йолаларын киңкырлы бирә алдылар, балаларның сыйфатлы һәм тәэсирләнеп башкарулары жюри карарына хәлиткеч ноктаны куйды, ГРАН-ПРИ иясе итте, шулай ук Мәскәүгә "Россия кубогы" суперфиналына чакыру алдылар, дип фикерләре белән уртаклашкан С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае директоры Ләйсән Латыйпова.

Фото: "Менделеевск яңалыклары" төркеменнән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев