«Сказка» балалар бакчасында сабыйлар керәшен биюләрен үз итә
Түбән Кама шәһәренең 43нче балалар бакчасында Халыкара гаилә көненә багышланган концерт булды.
Ул концертта шушы бакчага йөрүче Яна Кузьмина үзенең әбисе Надежда белән парлап, керәшен биюен башкардылар. Милли керәшен киемнәреннән киенгән онык белән әбисенең оста биюен тәрбиячеләр дә, балалар да алкышладылар. Янага керәшен биюен, керәшен җыруларын әбисе Надежда өйрәтә. Надежда Кузьмина үзе Красный Ключ поселогындагы "Сказка" балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Шулай ук, "Баш чишмә" керәшен фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе дә ул.
Билгеле булганча, Халыкара гаилә көне Берләшкән милләтләр оешмасының (ООН) генераль ассамблеясе тарафыннан1993 елда расланган. Ул һәр елны 15 майда була. Ә безнең Россиядә 1995 елдан билгеләп үтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев