Республика территориясендә буран һәм көчле җил көтелә
Казанда урыны белән буран һәм көньяктан секундына 15 метрга кадәр көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -8...-13 градус, аязган вакытта -18 градуска кадәр була. Көндез максималь һава температурасы 3-8 градус салкын булачак.
Юлларда бозлавык көтелә.
Нет комментариев