Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Синоптиклар беренче кар кайчан төшәчәген фаразлаган

«Фобос» һава торышын күзәтү үзәге хезмәткәре Михаил Леус телеграм каналда хәбәр иткәнчә, 10нчы октябрьдә Мәскәүдә беренче кар явачак.

Фаразлар буенча якындагы ял көннәрендә температура күрсәткечләре климат нормасына таба хәрәкәт итә башлаячак. Гомумән алганда, октябрь җылы булачак, дип саный метеоролог.

— Октябрьнең беренче һәм икенче декадалары тоташкан вакытта температура нормадан бераз түбәнрәк булачак, урыны белән беренче кар да яварга мөмкин. Әлбәттә, монда ишеп кар яву турында сүз бармый. Кайбер районнарда әз-мәз кар төшкәләве турында гына сүз бара. Шул ук вакытта октябрь температура буенча үз климат нормасыннан бераз, 0,51 градуска, җылырак булырга вәгъдә итә. Сентябрь белән чагыштырганда бу инде чын мәгънәсендә көз ае булачак, — дип нәтиҗә ясаган эксперт.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев