Симән көнгә бәйле сынамышларны беләсезме?
Арышың соң өлгерсә, Симәнгә кадәр чәч.
Арыш чәчсәң, Симән көнне төшкә тикле чәч, төштән соң чәчмә.
Симән көнгә еланнар да йокларга кереп бетә.
Симән көненә яфраклар саргайса, ел әйбәт булыр.
Симән көн үткәч, биш-алты көннән бәрәңге казырга ярый.
Симәннән соң килгән көндә каз оча кышларга, шалкан кис базга ташларга.
Симән көнне яңгыр яуса, көз пычрак килә.
Нет комментариев