Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сергей Краснов: «Эштән кайтуыңа сине өеңдә сагынып көтеп торучылар булу – үзе зур бәхет»

Красновлар гаиләсе Зәй районының Чыбыклы авылында яшиләр.

Сәвәләй авылы егете Сергей Краснов чирек гасырга якын механизатор булып эшли. Башта “Нива” комбайнында чыныгу ала, инде 4 нче сезонын «Зәй шикәре» агрофирмасында «Нью-Холанд» комбайнын иярли. Әлеге хезмәткә үсмер чагыннан гашыйк, мәктәп елларында ук әтисе белән янәшә, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп, әлеге җаваплы хезмәтнең нечкәлекләренә төшенә.



Тормыш иптәше Рамилә белән алар Чыбыклы авылында яшиләр, өч малайлары- Даниел, Рөстәм, Данис үсеп килә. Рамилә авыл кибетендә сатучы булып эшли. Алар иртә таңнан караңгыга кадәр иген кырында икмәк суктыручы гаилә башлыгын тәмле ризыклар әзерләп, йорт эшләрен карап, сагынып каршы алалар.


- Арып эштән кайтуыңа сине өеңдә сагынып көтеп торучылар булу – үзе зур бәхет. Юкка гына тылың нык булсын, димиләрдер, — дип елмая Сергей.


Өлкән уллары Даниел быел тугызынчы сыйныфка бара. Алга таба ул да әтисе һөнәрен дәвам итәргә - механизатор булырга уйлый.



- Зәй политехник көллиятенә укырга керергә исәпли. Инде техниканы яхшы белә, — дип горурлана улы белән тәҗрибәле механизатор.

Чыганак һәм фотолар: Заинский муниципальный район

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев