Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Село-Чура мәктәбе укучылары керәшеннәр культурасы белән танышты

Кукмара районының Село-Чура авылы мәктәбендә Татарстанда яшәүче керәшеннәр мәдәнияте темасына лекция булды.

Балаларга республикабызда керәшен культурасын өйрәнү буенча узган фольклор-этнографик экспедицияләр барышында табылган уникаль материаллар һәм артефактлар тәкъдим ителде. Лекцияне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең әйдәп баручы белгече Павел Александров үткәрде.

Очрашу ахырында укучылар керәшеннәрнең традицион музыка кораллары белән таныштылар. Мондый форматтагы чаралар мәктәп укучыларының этномәдәният өлкәсендәге белемнәрен арттыруга һәм үз халкының традицияләре белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев