Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Село-Чура мәдәният йортында «Көзге бал» бәйрәме уздырылган

Көз аенда мәктәптә, мәдәният йортларында уздырыла торган бәйрәмнәрнең иң көтеп алынганы инде ул Көзге бал.

Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көз алтын төсләре, муллыгы һәм күркәмлеге белән аерыла. Көз ул – муллык, ел буе эшләгәннәргә нәтиҗә ясау чоры.

 “Быел безнең Село-Чура мәктәбе укучылары белән гөрләтеп Көзге бал - уңыш бәйрәмен уздырдык. Кыяр-помидор, кәбестә, кишер, чөгендер, кабак, суган-сарымсактан җыелган мул уңышка сокландык.  Көз аенда уздырыла торган бәйрәмнәрнең иң көтеп алынганы инде ул. Ул көзнең иң матур чагында үткәрелә. Бәйрәмгә көзге уңыштан төрле композицияләр ясадык. Бәйрәм җырлар, биюләр, уеннар һәм кызыклы конкурслар белән дәвам итте. Барлык укучыларның да чыгышлары искиткеч иде. Соңыннан тәмләп чәй дә эчтек”,– дип сөйдәде Кукмараның Село-Чура мәдәният йорты хезмәткәрләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев