Село-Чура балалары «Кошларга ярдәм ит» акциясенә кушылды
Хәбәрләр

Село-Чура балалары «Кошларга ярдәм ит» акциясенә кушылды

Апрельдә санитар-экологик икеайлык кысаларында «Кошларга ярдәм ит» акциясе башланды.

Яз җитү белән туган якларга кошлар да кайта башлый. Апрель аенда узучы бу акциягә күп кенә авыллар да кушылды.

Кукмара районының Село-Чура авылы балалары кошларга оялар ясаганнар, җимнәр куйганнар.

«Сыерчык ояларын никадәр күбрәк ясасак, канатлы дусларыбыз өчен шулкадәр әйбәт булачак», диләр чуралылар. Чынында шулай бит, һәр кеше бер генә оя ясап элсә дә, сыерчыклар өчен зур ярдәм була. Үз куллары белән эшләнгән оялар табигый материаллардан һәм авылның күп кенә урыннарының бизәге булды.


Нет комментариев