Сәвәләйдә маскировка челтәре үрүчеләрне бәйрәмгә җыйганнар
Зәй районының Сәвәләй мәдәният йортында махсус операциядә катнашкан хәрбиләргә маскировка челтәре үрүчеләрне, Яңа ел алдыннан, бәйрәм табынына җыйганнар.
Зәй халкы бердәмлек үрнәге күрсәтә. Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Сәвәләй авылы мәдәният йортында махсус операциядә катнашкан хәрбиләргә маскировка челтәре үрүчеләрне, киләсе Яңа елны каршылап, мул табыннар әзерләгәннәр.
“Авылның киң күңелле, тырыш кешеләрен якынлашып килүче яңа ел бәйрәме белән котларга Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин килгән иде. Ул челтәр үрүчеләргә, махсус хәрби операциясендәгеләргә ярдәм кулы сузган һәр кешегә, чын күңелдән матур теләкләр теләде. “Яңа ел яңа уңышлар, күңел тынычлыгы, ил күгебез тыныч булсын”, – диде. Шулай ук, Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков та котлады. Сергей Кузьмич авылдашларга күңел көрлеге, бетмәс төкәнмәс көч, муллык, саулык сәламәтлек теләде”,– дип хәбәр итте мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев