Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдә балалар белән милли киемнәр турында сөйләшкәннәр

Зәй районының Сәвәләй мәдәният йортында әледән-әле матур кичәләр, файдалы әңгәмәләр үткәрелеп тора.

Бүгенге кичәнең максаты  милли киемнәр турында белемнәрне тирәнәйтү, милли культура һәм керәшен мәдәниятенә хөрмәт хисе тәрбияләү булган.

Кием-салым ягыннан керәшеннәр хәзер бүтәннәрдән аерылмый. Әмма өлкән буын кешеләре арасында әле үзләре сугып теккән, борынгыдан килә торган үрнәкләр белән бизәлгән киемнәрне очратырга мөмкин. Гомумән, керәшеннәр үзләре суккан тукымалардан теккән киемнәрне әле утызынчы елларга кадәр кигән, фабрика товарларын сирәк кешеләрдә генә күрергә мөмкин булган. Үзләре сугып, үзләре теккән күлмәкләрне кайберәүләр әле хәзер дә кадерләп сандык төпләрендә саклый һәм бәйрәм, туй вакытларында киеп тә йөри. Җәйнең матур көннәрендә чат башларында, су буйларында, ямьле болыннарда оештырыла торган түгәрәк уеннарына, Май чабу, Питрау һәм Тройсын бәйрәмнәрендә керәшен хатын-кызлары озын итеп тегелгән калталы (бәби итәкле) күлмәкләр, башларына тәңкәләр тезеп эшләнгән һәм ука җепләр белән чигелгән баш киемнәре киеп, алмалап сугылган яки чигелгән алъяпкычлар бәйләп чыкканнар. Хәзерге көннәрдә кайбер кешеләрдә генә күреп була торган бу борынгы киемнәрне, үткән гомерләренең, әбиләрнең, әниләрнең истәлеге итеп, кадерләп сакларга кирәк. Бүгенге кичәбездә үткән көннәрнең истәлеге өчен керәшеннәрнең борынгы кием-салымнарын искә алдык.

Балалар бу кичәне бик нык ошаттылар, үзебез өчен күп мәгълүмәт алдык диделәр”,– дип хәбәр иттеләр Сәвәләй мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев