Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Багражның Чөкерей чишмәсенә Башыру качы куйганннар

Элек-электән чишмәләрне чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш булып саналган.

Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында Чөкерей чишмәсен төзекләндерү эше дәвам итә.

Чыгышы белән шушы авылдан булган Петр Минеев чишмә янына Башыру качы куйган һәм ясмин агачы да утырткан. Бу эшне Петр Иванович күптәннән эшләргә теләгән. “Мин Чөкерей чишмәсенең суын эчеп үстем, миннән дә өлеш керергә тиеш”, – дип киткән булган ул авылдашларына узган җәйне. Һәм тиз арада игелекле теләген чынга да ашырган. 

   

"Битараф булмаган авылдашларыбыз күп икән. Чишмә янына туктап, бит-кулларыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың," – дип әнә шул яңалыклары белән уртаклашты Сарсаз-Баграж авылы мәдәният хезмәткәрләре.

Фото: Сарсаз-Баграж авылы төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев