Күргәнебезчә, быел кар башка елларга караганда күбрәк ява. Шуңа күрә тирә-юньне, юлларны вакытында чистартып тору таләп ителә
Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары, яшьармиячеләре укытучылар җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен кардан даими чистарталар.
“Шунысын да әйтеп үтәсе килә, митинглар үткәргәндә укучылар һәйкәл янында тантаналы каравылда торалар, төрле чараларда актив катнашалар. Балалар анда гел чисталык-тәртип саклыйлар, көз көне яфракларны, язын үләнне һәм чүп-чарны җыештыралар, ә кыш көне кардан чистарталар. Бу эшләрне алар теләп, чын күңелдән башкаралар. Болар, яшь буынны тәрбияләү дә, хезмәт һәм патриотик тәрбия чарасы да булып тора”, - ди китапханәче Марина Халикова.
Фотолар Сарсаз-Баграж мәктәбеннән.
Нет комментариев