Зәй районының Кашка тауда уздырылган Питрау бәйрәмендәге ярышларда, конкурсларда Сарсаз-Баграж авылы халкы бик теләп катнашкан.
“Андагы ярышларда катнашкан багражлыларның кемнәр икәнен дә белеп торыгыз : "Ак дәдәй" конкурсында – Илья Белголов, "Моңлы тавыш 60+" бәйгесендә – Клара Чувашова, "Керәшен җыруы әйтә балалар"да – Алексей Краснов һәм Амилия Павлова.
Керәшен йолаларын, моң-җырларын белүче бу авылдашларыбыз белән горурланабыз”, – дип язалар Сарсаз-Баграж мәдәният йорты хезмәткәрләре. Чыганак
Нет комментариев