Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграждан Ирина Чернова: “Каршы алуы шатлык булса да, яңадан озатуы җиңел түгел”

Ирина һәм Владимир Черновларның уллары 2022 елның 25 октябрендә махсус хәрби операциягә чакырыла.

Петр Чернов, 2000 елның июлендә Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында дөньяга килгән. Мәктәптә тугыз классны яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Түбән Кама медицина колледжына укырга керә һәм медбрат белгечлеге ала.

2019 елның 22 октябрендә армия сафларына алына. Оренбург өлкәсенең Тоцкий районында ераклыкны исәпләү идарәсе бүлегендә хәрби бурычын үти. Армиядән соң, Түбн Кама шәһәрендә төзелеш өлкәсендә эшли.

2022 елның 25 октябрендә махсус хәрби операциягә чакырыла. Фельдшер булып хезмәт итә.

 

“2023 елның май һәм сентябрь айларында ялга кайтты. Каршы алуы шатлык булса да, яңадан озатуы җиңел түгел шул. Улыбызның һәм башка мобилизацияләнгән егетләрнең тиз арада исән-сау туган ягыбызга кайтуын телибез. Петяның икетуган абыйсы Александр да анда”, – дип сөйләде Петр Владимировичның әнисе Ирина Григорьевна.

 

Ул Сарсаз-Баграж авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. Кечкенә сеңелесе Татьяна да абыйсының кайтуын түземсезлек белән көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев