Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграждан Алексей Герасимов кызыклы эксперимент ясый – видео

Салкын көннәрдән дә кызык табып була икән.

Күпләр салкында урамга чыгарга курыкканда, Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы мәдәният йорты директоры Алексей Герасимов бер кызыклы эксперимент ясап караган.

Ул физикада “Мпемба тәэсире” дип аталган күренешне реаль шартларда эшләп карарга булган. Экспериментның асылында: кайнар суның, салкын суга караганда, тизрәк туңуы. Галимнәр исә моны төрле яклап аңлатып караганнар, ләкин ни өчен шулай булуын төгәл дәлилләүче әле табылмаган.

Алексей Герасимов кайнап чыккан чәйнектән суны чүмечкә салып, урамда аны һавага сибә, шул мизгелдә су пар болытына әйләнә. Аның бу экспериментын үз күзләрегез белән видеодан да карый аласыз. 

Чыганак: Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев