Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж музеен экспонатлар белән тулыландырганнар

Гомерләрен балалар тәрбияләүгә, белем бирүгә багышлаган гаиләнең яшәгән йортында иң кадерле, иң кирәкле әйберләрнең берсе нәрсә икәнлеген бар кеше дә белә, билгеле ул - китап.

Ә китаплар “яши” торган “йорт”- киштә дип атала, 1950-1960 нчы елларда аны заманча этажерка дип атап йөрткәннәр. Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында яшәүче укытучы Абдуловлар гаиләсендә дә мондый этажерка, ул елларда, өйнең иң түрендә урын ала. Шушы этажеркада сакланган китаплар аша Сарсаз-Баграж мәктәбендә укыган бик күп чор балаларына белем бирелә. Зоя Михайловна балаларны хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтсә, Василий Серафимович төгәл фәннәр серенә төшендерә. Хәзерге вакытта алар инде үзләре булмаса да бу этажеркада аларның төсе саклана.

«Без, мәдәният хезмәткәрләре бу киштәне күңел җылысы белән, бик кадерләп реставрацияләдек һәм музейга урнаштырдык. Этажеркада хәзер, элек керәшеннәрнең көнкүрешендә кулланлышта булган, бик күп музей экспонатлары саклана», - дип яздылар Сарсаз-Баграждан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев