Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сакланганны саклармын, дигән...

Коронавирус таралу сәбәпле, священникларыбыз саклык чараларын булдыруны сорый

“Казандагы Тихвин храмында рөхсәт ителгәнче келәүләр туктатылмаячак. Чиркәүдә дезинфекцияләү чаралары уздырыла, - дип хәбәр итте чиркәү настоятеле Алексей Колчерин. – Без Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан карарына таянабыз. Алар, үз чиратларында, ил һәм республика җитәкчелеге карарларына җавап бирәләр. Без прихожаннарны үзизоляциядә калырга чакырабыз”, - дип ассызыклады протоиерей.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында чиркәүдәге келәүне Тихвин храмының ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми битендә онлайн рәвештә күзәтергә һәм исәннәр белән үлеләр өчен запискалар бирергә мөмкин булачак.

Бүгенге көндә, шушы куркыныч чир вакытында, священниклар һәр җирдә һәр вакытта Иисуска келәү (Иисусова молитва) итәргә кушалар. Бу – иманнар арасында иң кыска, иң үтемле иман: “И, Ходайым, Иисус Христос, мин җазыклыны җарлыка”.

Карендәшләр! Өйләрегездә иртән-кич теләк әйткәндә, үз җакыннарыгызны – исәннәрен, үлеләрен искә алып келәү итегез.

Фото: Тихвинский храм, Алексей Колчерин

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев