14 август – беренче Спас. Халык аны икенче төрле баллы яки юеш Спас дип тә атый.
Менделеевск районының Сәйтәк авылы активистлары, балалары иртәдән үк олы авылдашларын беренче Спас – Бал Спасы белән котлаганнар. Тәм-том, бал һәм балалар үз куллары белән ясаган шәмнәр өлкәннәрне бик шатландырган. Алар, үз чиратларында, балаларны кунакка дәшеп, коймак, пироклар белән сыйлаганнар.

– Беренче Спас белән чын күңелдән котлыйбыз, тормышыгызның бал кебек татлы булсын, күңелегез һәрвакыт шатлык һәм бәхет нурларында коенсын, – дип язалар Сәйтәклеләр.

Нет комментариев