Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сагындыра икән шул...

Моннан нәкъ бер ел элек 2020 елның 9 июнендә Түбән Кама «Керәшен» җәмгыяте һич көтмәгәндә зур югалту кичерде. Аның актив әгъзасы, «Сүрәкә», «Асыл нәсел», «Баш Чишмә» ансамбльләре җитәкчесе Валентина Тупаева бакыйлыкка күчте

Аның үлеме аяз көнне яшен суккандай булды. «Керәшен» җәмгыяте якты, үзенчәлекле шәхестән мәхрүм калды. Тулы тормыш белән яшәүче, янып-көеп репетициядән – репетициягә, концерттан концертка йөгерүче Валентина Владимировна бу кадәр йөкне тартырга көч, егәрлек каян алган?

Әлбәттә, ярдәм итүчеләр булды. «Керәшен» җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова, җәмгыятьнең «алтын баганалары» ярдәме белән артистларга матур-матур киемнәр тектерелде, башка шәһәрләргә барып конкурсларда катнашу мөмкинлеге тудырылды... Инде бер ел узып та китте. Шушы көннәрдә якыннары, дуслары бергә җыелып, аны искә алдылар. Алар өчен бу ел Валентина Тупаевасыз ничек узды?

    Григорий Тупаев, ире:

    – Бу ел Валясыз бик авыр үтте. Без 35 ел бергә яшәдек бит. Ул миңа иптәш тә, хатын да булды, хәтеремдә мәңгегә тынгы белмәс, тырыш, энергияле булып калды. Киңәш сораса, киңәшен дә бирдем. Ярый әле, балалар, оныклар бар. Бер оныгымны Валяга ошаталар, йөрешләре дә шундый! Аннары Тамара Алексеевна да ел буе ярдәм итеп торды. Валяның эше туктамавына куанам. Олы көнгә чакырганнар иде, «Баш Чишмә» ансамбле «Садның бакчалары» клибында да төшерделәр. Валяны да, мине дә онытмауларына рәхмәт.

    Лида Тартмина, «Керәшен» җәмгыяте әгъзасы:

    – Валентина Владимировнаны мин бик яхшы белә идем. Олы Афанас авылының мәдәният йортында эшләгән, кырларда эшләр вакытында агитбригада белән чыккан чаклары әле дә хәтердә. Соңрак җәмгыятьтә якыннан танышып, аралаша башладык. Бу ел бик тиз узып китте, аның безнең белән булмавына ышанасы да килми. Барыбыз өчен дә зур югалту бу. Искиткеч сәләткә ия булган гаҗәеп кеше иде ул! Керәшен мәдәниятенә керткән өлеше әйтеп бетергесез. Шул ук вакытта үзенә дә, башкаларга карата да таләпчән, кырыс була белде. Гаиләсе һәрвакыт ярдәм итеп торды. Аның эше яши, димәк онытмаячаклар.

    Мингали Мөхәммәтшин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәттәше:

    – Валентина Тупаева белән 16 ел буе Техниклар йортында (хәзер Халык иҗаты йорты) эшләдек. Үзен дә, ирен дә күптәннән беләм. Үзгә кеше, талантлы биюче, таләпчән, нык ихтыярлы, әмма шул ук вакытта гади иде ул. Сайтка керепаңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелгәне турында укыгач, шалтыратып, сөенечле хәбәрне җиткердем. Аның шатлыктан елавын әле дә хәтерлим. Икенче көнне күчтәнәчләр белән килеп кермәсенме! Керәшеннәр үзләренә эшләнгән яхшылыкны онытмый, кадерен белә. Берүзе ничә коллектив җитәкләде бит ул! Ничек өлгерәсең дигәч, «без эшләргә күнеккән», дип җавап бирә иде. Инде менә эшен Ольга Вәлиуллина дәвам итә. Кереп китә алды, мәшһүр баянчы-композитор Азат Нәҗмиевне дә кайтара алулары куандыра.

    Виктор Шадрин, «Шинник» спорт комплексы матбугат хезмәте җитәкчесе:

    – Валентина Владимировна исемен ишетүгә, 1992 ел искә төшә. Ул вакытта Казанда цирк бинасында узган фестивальдә ул ире Гриша белән биегән иде. Ул биюдән соң яңгыраган алкышлардан цирк үзе ишелә язды. Валя «Сүрәкә»гә килгәч, ансамбль югары дәрәҗәгә иреште, аннары башка коллективларны да канаты астына алды . Вафатыннан соң аны беркем алыштыра алмастай кебек тоелган иде. Бәхеткә, Ольга дәвам итә алды, дәрәҗәне төшермәде. Сагындыра шул... Кызганыч, бик иртә, бик вакытсыз китеп барды Валябыз...

Валя, Валентина, Валентина Владимировна... Иртә китеп барды, эшлисе, балкыйсы иде аңа. Үзе китте, эше, дәвам итүчеләре калды. Ул «Асыл нәсел»гә кабул иткән балалар инде «Сүрәкә»нең яшьләр составында җырлый, уңышларга ирешә. Өлкән «гвардия» дә бирешми, конкурсларда җиңүләрен дәвам итә. Һәр башлангычы аның бер минутка да тукталмады. Аларның уңышлары, эшләре изге теләкләр булып ирешсен.

Чыганак

Тулырак: http://nkamsk-rt.ru/news/karend%D3%99sh/sagyndyra-ikn-shul

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев