Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сагыну фестивале

22 январь көнне Мамадыш шәһәрендә Диана Мишкина истәлегенә багышланган III регионара фестиваль-конкурс узды. Чараны әнисе Светлана Сабирова, дуслары, коллегалары Диананы сагынып, яшь йолдызның исемен мәңгеләштерү нияте белән оештырган.

Фестивальгә, быел өченче тапкыр гына узса да, Мамадыш, Балтач һәм Яңа Чишмә районнарыннан 150 дән артык катнашучы килгән. Конкурста 5 яшьтән алып 50 яшькәчә талантлар үзләренең көчләрен сынады.

Фойеда Диананың кыска гына гомере эчендә яулаган күп санлы кубоклары, дипломнары белән зур стенд та ясалган иде.

Кичен, гаҗәеп җылы Гала-концерт узды. Берсеннән-берсе матур чыгышлар, Диананың фотолары һәм видеоархивлардан төзелгән презентацияләр тамашачы күңеленә үтеп кереп, моңлы сандугачыбыз турындагы истәлекләрне кабат яңартты. Зал тутырып килгән халык, концерт ахырында Диана Мишкинаның "Чишмә" җырын басып, көчле алкышлар белән тыңлады.

Фестивальнең Гран-при бүләгенә Балтач районы вокаль ансамбле лаек булды.

Тулырак материалны газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Фестиваль-конкурстан фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Алиса Спиридонова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев