Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә хәрби бурычлыларның запаста тору вакытын 5 елга арттыралар

Дәүләт Думасы депутатлары төрле елларда хәрби хезмәт үтәгән гражданнарның запаста булу вакытын 5 елга озайту турындагы законны соңгы укылышта кабул итте.

"Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы законга кертелгән бу үзгәрешләр запаста булган түбән званиедәге солдат, матрос, сержант, прапорщик һәм мичманнарга кагыла.

1нче разрядлы хәрби хезмәткәрләр өчен запаста булу вакыты — 35 яшьтән 40 яшькә кадәр, 2нче разрядлылар өчен — 45 яшьтән 50 яшькә кадәр, 3нче разрядлыларга 50 яшьтән 55 яшькә кадәр арттырыла. 

Закон 2024 елның 1 январеннан үз көченә керә. Киләсе елда 50 яшькә җиткән гражданнарга запаста булу вакыты — 51 яшькә, 2025 елдан ул — 52 яшькә, 2026 һәм 2027 еллардан башлап 53 һәм 54 яшькә кадәр озайтыла.

"Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы законга кертелгән үзгәрешләр 2024 елга кадәр отставкага чыккан 50-54 яшьлек гражданнарга кагылмый. Хезмәт итәргә теләп, үзләре гариза биргән россиялеләр генә искәрмә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев