Россиядә кайбер продуктларга бәяләр төште
Хәбәрләр

Россиядә кайбер продуктларга бәяләр төште

Россиядә 2023 елның июнь ахырыннан бирле беренче тапкыр тавык йомыркасына бәя төште. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Бу ел башыннан йомырка 0,58 процентка кыйммәтләнде, ә 2023 елда бәя 61,35 процентка үсте, шул исәптән декабрь аенда 18,17 процентка. 10-15 гыйнвар аралыгында бәя 0,2 процентка кимегән (алдагы атна белән чагыштырганда). Росстат мәгълүматларына караганда, соңгы тапкыр тавык йомыркасы 20-26 июньдә арзанрак булган (-0,36 процент).

Моннан тыш, узган атнада тавык ите (-0,9 процент), сосискалар, сарделькалар, макарон эшләнмәләре (-0,2 процент), шикәр һәм кара чәй (-0,1 процент) арзанайган.

Татар-информ


Нет комментариев