Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия халкы үзен бәхетле саный

Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

Тикшеренүләр нәтиҗәсеннән билгеле булганча, үзләрен бәхетле (һәм, шулай ук, бәхетле дип әйтерлек) дип санаучылар сораштыруда катнашкан кешеләрнең 82 процентын тәшкил иткән. 
Телисез икән, башка илләр белән дә чагыштырып карый аласыз. Ipsos халыкара маркетинг-тикшеренүләр компаниясе мәгълүматы буенча, үзләрен бәхетле дип исәпләүчеләр Кытайда — 91 процент, Согуд Гарәбстанында — 86 процент, Һиндстанда — 84 процент, АКШта — 76 процент, Германиядә — 68 процент, Япониядә 66 процент икән. 
Шулай ук, безнең Россиядә халыкның «канәгатьлелек индексы» («индекс удовлетворенности») дәрәҗәсе югары. Үз тормышыннан канәгать булучылар — 60 процент. Шул ук халык фикерен өйрәнү үзәгендәгеләр хәбәренчә, 2018 ел белән чагыштырганда, тормыштан канәгать булмаучылар саны ике мәртәбә кимегән.
Россия Президенты һәм хөкүмәт эшен хуплаучылар да илебездә бик күп. Ә сәяси партияләргә килгәндә, халык «Яблоко» һәм пенсионерлар партияләре барлыгын онытып та бетергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев