Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ришат Фазлыйәхмәтовның әнисе Луиза түти: «Үткәнеңә үкенеп яшәмә, дүрт аяклы ат та абына»

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның «Үкенмә» дип аталган җыры чыкты.

Ришат Фазлыйәхмәтовның «Үкенмә» дип аталган җыры чыкты. Бу турыда җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән. Җырның авторлары турында Ришат берни дә язмаган, ә менә эчтәлеге турында иркенләп фәлсәфә корган.

– Үкенмә! Бу җырга аерым аңлатмалар биреп тору, бәлки, кирәк тә түгелдер, барыбер языйм әле.

Минем әнинең яратып әйтә торган сүзләре бар иде: «Улым, кеше каядыр ялгыша икән, артыннан сөйләп йөрмә, йөзенә карап әйт, төзәт, беркайчан да тәнкыйтьләмә. Үткәнеңә үкенеп яшәмә, дүрт аяклы ат та абына, иң мөһиме, киләчәгеңне нурга күм», – дия иде. Әнинең сүзе – канун, шулай итәм дә.

Һәрбер изгенең үткәне, һәрбер гөнаһлының киләчәге бар. Тормыш үзе тигезли ул барын да. Минем юлымда да төрле кешеләр очрады, «дус» булып йөргәннәр дә, чын дуслыкның ни икәнен төшендерүчеләр дә, югалтулар да, табулар да... Әй, санап китсәң... Аннан соң, үзем дә «ак карга» түгел, гөнаһларымны бик яхшы беләм, шулай ялгыша-ялгыша яшәргә өйрәнәсең икән, шунсыз булмый. Барыбыз да бер чама инде, «плюс, минус». Килешәсезме?.. Шуны әйтәсем килә: әйдәгез, үткәннәргә үкенмичә, үпкә сакламыйча яшик әле. Бер-беребезне изгелеккә, яхшылыкка өндик. Начарлыкны аны кем дә булдыра. Җырым да шул турыда. Вәт шул, – дигән җырчы шәхси аккаунтында.

Ришатның виртуаль дусларына җыр бик ошаган. «Сез язганнарны гел укып барам. Фикерләрегез кызыклы, тел байлыгыгыз да бар», «Чын күңелдән сөйлисез, ачык күңел белән. Тавышыгыз бик матур, җыр да шәп», «Тормышчан, эчтәлекле җыр», – дип язганнар.

Җырчының язган фикерләреннән чыгып, аның шәхси тормышын, үткәнен күздә тотып (Ришатның беренче хатыныннан баласы бар) берәү: «Ришат, улың белән күрешеп торуны җайларга кирәк, диеп уйлыйм. Иң зур гөнаһың шулдыр, дип беләм. Калганнары – була торган хәл», – дип киңәш-комментарий калдырган.

Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев