Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ринат Рахматуллин Римма Никитина турында: «Римма минем өчен карт инде ул»

«Интертат» журналисты Ринат Рахматуллин белән интервьюда аңа Римма Никитина белән мөнәсәбәтләре турында сорау биргән.

"Интертат" журналисты Гөлназ Хәбибуллина: "Ринат абый, сезне Римма Никитина белән еш күрәбез. Сезне нәрсә бәйли?" – дип сорагач, артист шундый җавап кайтарган:

Без аның белән бер 20 елга якын дуслар инде. Мин – Римманың татар эстрадасындагы иң хөрмәт иткән җырчысы. Авырган вакытларымда да борчылып тора. Римма белән безнең бернинди мәхәббәт ише нәрсәләр булмады. Ир кеше белән хатын-кыз арасында була торган чын дуслык. Бер беребезгә ярдәм итәбез, уртак концертлар куябыз, дуэтлар җырлыйбыз. Безне бары тик иҗади дуслык бәйли. Кеше, бәлки, «Ринат Рахматуллин Римма Никитина белән «гулять итә» дип уйлый торгандыр.

Аннан, журналист Ринат Рахматуллинның йөргән кызына бәйләп, "Яшь кыз дип сөйли башлагач, күз алдына Римма килеп баса шул", – дип әйтә. Шулчак артист аңа: "Римма минем өчен карт инде ул. Бу кыз аннан да яшь, күпкә яшьрәк (көлә)", – дип әйтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев