Римма Никитина туры эфирда егет сайлады - видео
Хәбәрләр

Римма Никитина туры эфирда егет сайлады - видео

Онлайн-шоу ахырында Римма үзе сайлаган кеше белән җыр башкарды

7 август көнне Римма Никитина "Җырлыйк әле, матурым!" дип аталган онлайн-шоуда катнашты. Онлайн-шоуны «ВКонтакте» һәм «Одноклассники»да «Иң шәп татарча җырлар» берләшмәсендә, Татарстан Республикасының рәсми берләшмәсендә һәм «ТАТАРСТАР» youtube-каналында туры эфирдан карарга була иде.

Бу проектта татар эстрадасының танылган артистлары үзләренә пар эзлиләр һәм тамашачы өчен онлайн-концерт үткәрәләр.

Биредә татар эстрадасының танылган өйләнмәгән артисты үзенә пар эзли, шулай ук тамашачылар өчен онлайн-концерт үткәрә.

Тулырак: http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/yrlyyk-le-maturym-tanylgan-ylnmgn-artistlar-par-ezli

Нәтиҗәдә, Римма Артур исемле егетне сайлап алды. Онлайн-шоу ахырында Римма үзе сайлаган кеше белән җыр башкарды. Конкурстан соң Римма белән Артур романтик очрашуга да барырга тиеш. 


Нет комментариев