Римма Никитина Ринат Рахматуллин турында: «Юк, Римма булмый! Килә алмыйм!» - дигәне булмады»
Хәбәрләр

Римма Никитина Ринат Рахматуллин турында: «Юк, Римма булмый! Килә алмыйм!» - дигәне булмады»

Җырчы Римма Никитина татар эстрадасында кем белән дус-тату булуын әйтте.

“Шоу-бизнеста минем дусларым бармак белән санарлык берничә генә… Шулар рәтендә - мин чиксез хөрмәт иткән, 16 ел дуслык җепләрен саклаган Ринат абый Рахматуллин. Искиткеч яхшы күңелле, ачык кеше ул Ринат абый! Бер вакытта да "Юк, Римма булмый! Килә алмыйм!" - дип әйткәне булмады, кайчан шалтыратма, "Риммочка зажжем! Син булдырасың!" - дип әйтеп канатландырды! 

Рәхмәт сиңа мин “дуэт җырлыйк әле” дигәч тә, күп артистлар кебек (исемнәрен әйтмим, үзләре беләләр алар) "Юк! Мин синең белән җырламыйм!" - дип кире какмаганыңа! Хөрмәтем чиксез сиңа, Ринат абый! Халык теленә кергән "Ярату", "Ай-хай, иркәм!" җырлары соңгысы булмас әле, Аллаһы бирса. Рәхмәт сиңа, чын кеше булып кала белгәнеңә, гел терәк булып "Син булдырасың, Римма! Зажжем!" - дип әйтеп торганыңа зур рәхмәт. Гел шулай тату булыйк!” – дип язган Римма.

Шәһри Казан


Нет комментариев