Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Никитина: "Хейтерлар мине тагы да көчлерәк итә"

"Минем хейтерлар бик күп, тик алар булмаса, шундый максатчан, үҗәт, үз кадерен белүче, үзен бәяли белә торган кеше булмас идем", – ди Римма

 – Римма, сез Керәшен Сәрдәсендә туып-үскән гади бер авыл кызы,  үзегезне шулкадәр популяр булырсыз дип уйлаган идегезме?

 – Юк. Мин полициядә эшләргә хыялландым. Хәрби форманы бик яраттым. Кайчандыр әнигә хәтта: “Мин армиягә барырга телим”, – дигән идем.

Моңа минем малайлар арасында үсүем йогынты ясагандыр күрәсең, малайлар кебек идем мин. Мотоциклларда куып йөрдем, сигезенче сыйныфка кадәр итәк киеп йөрмәдем. Безнең урамда кызлар булмады. Күршеләр – Гриша, Миша, Коля, тагын Олежка һәм игезәгем Тимофей. Шуңа күрә минем характерым шундый көчле. Әгәр мин нәрсә дә булса эшләргә телим икән, теләгемә ирешмичә туктамыйм.

Ул чакта мин хокук саклау органнарында хезмәт итү турында уйладым һәм физик яктан әзерләндем. Югары сыйныфларда иртән һәм кичен 3әр километр йөгердем. Тик миндә бер минус бар – мин каннан куркам. Миңа шул вакытта: ”Римма, анда барып йөрисең дә юк”, – диделәр.

 – Нәтиҗәдә, укырга кая кердегез соң?

 – Мәдәният университетына укырга кердем. Заманында  биредә (редакция искәрмәсе: район мәдәният бүлегендә)  Раушания Кыямовна эшләде. "Римма, син сәхнәдә булырга тиеш, син җырларга тиеш", – диде ул миңа. Әтием  дә  бу турыда хыялланды... һәркемгә, минем исемем бөтен җирдә яңгыраячак дип әйтә торган иде. Мөгаен,  әтием  минем өчен шаттыр. Ул исән булса, минем белән горурланыр иде.

 – Әйе, һичшиксез... Римма, сез Казанда яшисез, ә безнең районда еш буласызмы?

– Еш кайтам. Айга ике тапкыр әни янына кайтып килергә тырышам. Тик минем графигым тыгыз, шуңа күрә һәрвакытта да алай килеп чыкмый. Әмма әнием мин озак кайтмый торсам, бер дә аптырап тормый, җыена да минем янга үзе килеп җитә. Бу ялларда  туган авылымда  булдым. Шуннан район үзәгенә район башлыгы Илһам Кашапов белән очрашуга килдем.

 – Ә сезнең очрашуның максаты?

– Мин туып-үскән районымны бик яратам. Шуңа күрә мәрхүм җырчы Хәния Фәрхинең “Сагынам сине, Питрәч” җырын башкаруга авторлык хокукларын сорап, аны заманча эшкәртүдә яздырдым. Аны Хәния Фәрхи башкаруында бөтен кеше белә. Әмма  мин бу җырны яшьләрнең  дә исләрендә калырлык итеп эшләдем. Аның һәркемнең машинасында да яңгыравын телим. Хәзер моның өчен Питрәч районында клип төшерергә җыенам. Максатым ветераннарны, җирле ансамбльләрне җәлеп итү, безнең истәлекле, матур урыннарыбызны күрсәтү.

 – Яшьләргә килгәндә. Хәзерге вакытта авылда яшәүче, мәктәптә укучы, алга таба зур сәхнә һәм югары үрләр яуларга хыялланучы  малай-кызларга әйтер сүзегез?

– Хыялыгызга һәрчак  тугры калыгыз. Алар тормышка ашмый калмый. Һәр кешенең максаты булырга тиеш. Миңа кемнәр нәрсәләр генә әйтмәде, хәзер дә әйтәләр.. Җырлый да, бии дә, киенә дә белмисең диючеләр булды. Әлегә кадәр минем хейтерлар бик күп, тик алар булмаса, шундый максатчан, үҗәт, үз кадерен белүче, үзен бәяли  белә торган кеше булмас идем.  Бу кешеләр мине тагы да көчлерәк итә. Шуңа күрә  үз максатыгыз булсын һәм  аңа ирешү өчен танк кебек гел алга барырга кирәк. Беркайчан да  төшенкелеккә бирелмәсеннәр.  Әле тагын кешенең уй-ниятләре яхшы булырга тиеш. Шул чакта теләгәнеңә, һичшиксез, ирешәчәксең.

Люция Сираҗиева, "Алга"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев