Римма Никитина юкәчелеләрне шәп биеткән
Үзенең җитезлеге белән һәркемгә шәп кәеф өстәүче, күпләрнең яраткан җырчысы Римма Никитина Мамадыш районының Юкәче авылында Казанский бәйрәмендә чыгыш ясаган.
Юкәченең престол бәйрәме көнне авыл чиркәвендә иртәнге якта отец Рафаил Миронов келәү уздырган булса, халыкның күңел ачу бәйрәме көннең икенче яртысында оештырылган. Бәйрәмгә Мамадыш районының үзешчән җырчылары да, Казаннан танылган артистларыбыз да шактый күп килгән. Римма Никитина әлеге бәйрәмнән үзенең социаль челтәр битләрендә матур фотоларын да урнаштырды.
«Бәйрәм матур булды, чакырулары өчен рәхмәт. Халык алкышларга күмде, кушылып җырладылар, бергәләп биеп тә алдык. Бик күп фотоларга төштек, халык шундый гади, аралашучан анда» , – диде җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев