Җырчы шушы көннәрдә Кавказ якларында – Карачаево-Черкесиядә ял итә.
Популяр җырчы Римма Никитина кышкы ял өчен Кавказ якларын сайлаган. Ул социаль челтәрләрендә язылучыларына актив рәвештә таулы якларның матур пейзажларын күрсәтеп бара.
Чегет, Эльбруска менергә, "Чегем куышлыгы", "Зәңгәр күл"дә булган, термаль су чыганакларында коенырга өлгергән.
"Домбайга гашыйк булдым. Мин монда кайтым әле", – дип язып куйган Римма сәхифәсендә.
Нет комментариев