Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җөридә Питрау гөрли

Мамадыш районы Җөри авылы янындагы Калатау итәгендә урнашкан Тырлау аланында, традиция буенча, зур күләмле Питрау бәйрәме үткәрелә

16 июльдә Мамадыш районында керәшен мәдәнияте фестивале үтә. Быел анда 50 меңнән артык кунак, шул исәптән Татарстаннан һәм Россиянең бик күп төбәкләреннән фольклор коллективлары катнаша.

Быелгы Питрау бәйрәме төштән соң сәгать 4тә "Айбагыр" балалар мәйданчыгыннан башланып китте, 1 сәгатьтән соң ат чабышлары үтте. Кичке 7дә "Туганнар җырлашуы", "Димче", "Алан", "Җәшләр җыены", "Кряшен чибяре" һәм башка мәйданчыклар эшкә кереште. Питрау Җыены ачылышында "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле керәшеннәрнең туй йолаларын күрсәтте.

Бәйрәмдә төрле бәйгеләр уза. Шуларның иң атаклысы "Кряшен чибяре" бәйгесе. Әлеге исемне яулау өчен илебезнең барлык почмакларыннан килгән нәфис затлар көч сынаша. Төнге 12дә бәйрәм салюты көтелә. 2 сәгатьтән соң Питрау-2022 батырларын бүләкләү була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев