Республикада Татарстан флагы көне зурлап уздырыла
29 ноябрь - Татарстан флагы көне уңаеннан, республикабыздагы балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә әңгәмәләр, очрашулар уздырыла.
1991 елда бу көнне Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе булган заманча флагны раслады.
Флаг яшел, ак һәм кызыл төсләрдән тора. Аның яшел төсе яз һәм яңарыш билгесен аңлата. Ак төс — чисталыкны, ә кызыл — җитлеккәнлек, энергия, көч һәм тормыш символы. Рәсми рәвештә бу көн республикада билгеләп үтелми, әмма Татарстан өчен дә, дөньяның барлык татарлары өчен дә ул — истәлекле тарихи мизгел.
Бүген республика мәктәпләрендә иртәнге линейкалар әлеге уңайдан тантаналы төстә үтте, авылларда да әлеге көнне искә алалар.
Яңа Чишмә районының Ленино авылында клуб хезмәткәрләре авыл халкына Татарстан флагы төсендәге тасмалар һәм сувенир флаглар өләшкәннәр.
Авыл китапханәсендә, мәктәп балалары өчен, «Татарстан Республикасы дәүләт флагын кабул итү көне» уздырылган. Китапханәдә бу белем сәгатен уздыру максаты – укучыларда Татрстан тарихы белән кызыксыну уяту, патриотлык һәм үз республикабыз тарихына хөрмәт тәрбияләү. Балалар Татрстан флагына, гербына һәм гимнына кагылышлы мәгълүмат белән таныштылар. Әңгәмә азагында уздырылган мини викторина биредә сөйләнгәннәрнең укучыларның ни дәрәҗәдә үзләштерүен ачык күрсәтте.
Ә бакча балаларына тәрбиячеләр республика гербы һәм флагы, аларның нинди төстә булулары, ул төсләрнең нәрсә аңлатулары турында сөйләделәр. Соңыннан балалар әзер рәсемдәге герб белән флагны буядылар.
Сарман районының Ләке авылы мәктәбендә дә бу вакыйга зурлап билгеләп үтелде. Укучылар анда актив катнашты һәм Татарстан тарихы, анда яшәүче халыкның мәдәнияте турында сөйләп, үз белемнәрен күрсәттеләр. Укучылар «Республикам флагы» темасына рәсемнәр ясадылар. Ул рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
Менделеевск районының Сәйтәк авылында Татарстан флагы, аның төсләренең мәгънәсе турында әңгәмә булган. Шулай ук, мини викторина да оештырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев