Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Юшадыда — “Авылымның җәйге кичләре”

Минзәлә районының Түбән Юшады авылы халкы һәр шимбәне көтеп ала. Атна саен репродукторлардан “Авылымның җәйге кичләре” тапшыруы яңгырый.  

Түбән Юшады халкының күңелен күрер өчен, авыл мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Чепкасова һәм аның ире Асаф Шиһапов үзара салым акчасына урнаштырылган репродукторларга кызыклы кулланыш таба.

Пандемиядә, җыелып, чаралар үткәрергә ярамады, ә халык белән эшләргә кирәк иде. Ирем белән бергәләп, авыл урамындагы репродукторны көйләп, микрофон аша, кичке мәгълүмати-музыкаль тапшыру ясарга булдык. Асаф тоташтырып, җайлап бирә, ә мин алып барам. Пандемия булса да, авылдашлар кичен капка төпләренә чыгып утыра, тыңлый. “Авылымның җәйге кичләре” тапшыруы әнә шулай туды, - дип сөйли Наталья түти.

Коронавируска бәйле чикләүләр бетерелсә дә, матур гадәт калган. Инде өченче җәй атна саен шушы тапшыру алып барыла. Июньнең беренче шимбәсеннән чыга башлый, августның соңгы шимбәсенә кадәр дәвам итеп, гадәттә, Татарстан Республикасы көне белән тәмамлана.

Без анда авыл халкын туган көннәре белән котлыйбыз. Нинди дә булса хәбәр килеп төшсә, шуның турыда сөйлибез. Әлбәттә, җырулар да җырлыйбыз. Авылга кунакка кайтканнар да кичләрен клуб янына җыелып, биеп, күңел ачалар. Үзенә күрә, бу — халыкны җәлеп итә торган мәгълүмати-музыкаль тапшыру.

“Авылымның җәйге кичләре” җәй азагында тукталса да, аның алмашына көзге тапшырулар килә.

Түбән Юшадылылар әнә шулай күркәм итеп авыл кичләрен үткәрә.

Видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев