Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рая Димитриева: «Чәчәкләрне бала караган кебек тәрбияләргә кирәк»

Кукмара районының Пчеловод авылында да булып кайткан идек.

Урамнарында да, ишегалларында да, шулай ук, тәртип күзгә ташлана. Ә бер ишегалды аеруча матур булып, күз явын алырлык чәчәкләргә күмелгән. Сораштыра торгач, бу чәчәкләр дөньясы Рая Димитриеваныкы булып чыкты.

Рая Григорьевна чәчәкләр үстерү белән инде 1980 еллардан бирле шөгыльләнә икән.

– Бүгенгедәй хәтеремдә, авылда күп итеп чәчәкләр үстергәнемне күргәч, олылар гаепкә дә алганнар. “Чәчәк үстереп ятканчы, ашый торган җиләк-җимеш утыртса, я күп итеп сарымсак үстереп сатса иде”, дип әйттеләр. Үзебезгә җитәрлек бөтен нәрсә дә утыртылды, ә чәчәкләр – күңел өчен, мин алардан энергия алам, – дип сөйли башлады Рая Димитриева.

Килене Ирина белән икәүләшеп чәчәк үстерәләр. Килене – петунияләр, ә Рая түти розалар, гортензияләр ярата. Чәчәкләрнең эше кыштан ук башлана, йортның аерым почмагында орлыктан үсентеләр үстерү өчен аерым урын бүленгән.

– Чәчәкләрне бала караган кебек тәрбияләргә кирәк. Быел яңгырлар каты булды, күп чәчәкләрем авырды. Кызара башлауга ук, каралып китәләр. Суык яңгырлар эше инде, – дип искәртте ул.

Орлыкларны Самарадан ук кайтарталар. Рая Григорьевна һәрбер чәчәгенең исемнәрен, сортын да яттан әйтеп бирә.

– Яраткан гортензияләремне бик җентекләп карарга кирәк. Көз көне бөтен чәчәкләрен сыдырып алып, карлыган бәйләгән кебек бәйләп куярга, ә алар үсеп утырган чиләкләрен җир белән тигезләп күмеп куярга кирәк. Апрель аенда инде ачып, кыска итеп кисәргә кирәк. Озын калдырсаң – чәчәкләре вак, ә кыска калдырсаң, чәчәкләре эре була, – дип сөйләде Рая Димитриева.

Рая түтинең йорт алды территориясендә 40 төптән артык 30 төр сортлы чәчәк үсә. Шушы матур чәчәкләрнең исләре бөтен авылга тарала.

Шушындый уңган халкы булганда авыллар әле яшәр!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев