Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Радиода – керәшеннәргә багышланган тапшырулар

Татарстан фәннәр академиясенең кече фәнни хезмәткәре Данир ӘХМӘТОВ 1990-2000 елларда республикабызда оештырылган керәшен радиотапшырулары турында сөйләде.

1992 елның 12 апрелендә Казанда уздырылган конференциядә керәшеннәрнең үз вакытлы матбугат органнарын торгызу мәсьәләсе дә карала. Бу зур сөйләшүнең нәтиҗәсе буларак, алга таба республиканың шәһәр һәм районнарында, җирле радиода керәшеннәр өчен тапшырулары оештырыла. Беренчеләрдән булып, Яр Чаллы шәһәрендәге татар радиосында “Арумысез керәшен кардәшләр” тапшыруы яңгырый башлый, аны шул радио хезмәткәре Анна Асанова алып бара.

1997 елның ноябрендә “Татарстан” радиосында, махсус керәшеннәр өчен, “Арумысез, карендәшләр!” тапшыруы эфирда яңгырый. Аның беренче алып баручысы – танылган җырчы, Татарстанның халык артисткасы Галина Казанцева, редакторы Елизавета Антонова була. Ә ул тапшыру туктатылгач, “Керәшеннәрнең этник һәм конфессиональ традицияләре: тарихы һәм бүгенгесе” дигән темага Казанда уздырылган фәнни-гамәли конференциядә бу мәсьәләне халык файдасына хәл итү юлларын табарга омтылалар. Нәтиҗәдә, 2009 елның маенда Зәй районындагы “Заманча татар радиосы”нда, керәшен аудиториясе өчен, һәр атнаның пәнҗешәмбесендә ун минутлык “Арумысыз, жакташлар” тапшыруы эфирга чыга башлый.

Шул рәвешле, хәбәрдарлык еллары буларак ил тарихына кергән чорда керәшен массакүләм мәгълүмат чараларын торгызу буенча эзлекле эш алып барылуын әйтергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев