РФ Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына яңа төбәкләрнең Россия составына керүе хөрмәтенә истәлекле дата билгеләргә тәкъдим итә торган закон проектын тәкъдим итте. Документ бүген Дума электрон базасына урнаштырылган.
«Закон проекты белән Россиянең яңа истәлекле датасын билгеләү каралган, 30 сентябрь Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия белән кушылу көне», диелгән аңлатма язуында.
Билгеләп үтелгәнчә, 2022 елның 30 сентябре Россиягә РФ субъектлары хокукларында дүрт яңа төбәкне кабул итү көне буларак, яңа тарихка керәчәк. Бу вакыйга әлеге республикалар һәм өлкәләр территорияләрендә яшәүче халыкларның тарихи бергәлегенә нигезләнгән һәм миллионлаган кешеләрнең теләк белдерү нәтиҗәсе булып тора.
Нет комментариев