Повесткада күрсәтелгән вакытка хәрби комиссариатка килмәгән өчен штраф күләме арттырылачак
Хәбәрләр

Повесткада күрсәтелгән вакытка хәрби комиссариатка килмәгән өчен штраф күләме арттырылачак

Россиянең административ хокук бозуларга кагылышлы кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, шушы елның 1 октябреннән башлап, җитди сәбәпләр булмаган килеш хәрби комиссариатка килмәгән өчен административ штраф күләме 10-30 мең сумга кадәр җиткерелә.

Элегрәк бу штраф күләме, иң күп дигәндә, 5 мең сум тәшкил итте. Тиешле документ рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

Үзенең гаилә хәле, яшәү, эшләү яки уку урыны, рәсми рәвештә теркәлмичә яңа урынга яшәргә күченүе турында хәрби комиссариатка хәбәр итмәгән гражданнар исә 5 мең сумга кадәр административ штрафка тартылырга мөмкин.

Татар-информ


Нет комментариев